Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:


Яр Чаллы шәһәренең «Балалар хореография мәктәбе» муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениесе 2001 елның августыннан эшли башлый.

2001 елда Балалар хореография мәктәбе статусына ия булган «Сәйләннәр» бию ансамбленең бүгенге көндә 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге 400 бала шөгыльләнә торган үз бинасы бар. Биредә көндезге уку формасы каралган.

Белем бирү процессының максаты – хореография сәнгате өлкәсендә өстәмә һөнәри белем алды гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыру юлы белән шәхеснең танып-белүгә һәм иҗатка  мотивациясен үстерү.

Мәктәпнең төп бурычлары:

- сәләтле балаларны ачыклау,

- аларның талантын камилләштерү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыру,

- шөгыльләнүчеләрне һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керергә әзерләү,

- сәнгать белән кызыксына торган грамоталы яшьләр тәрбияләү,

- җәмгыять һәм дәүләт гражданнарының сәнгать белеме һәм эстетик тәрбия өлкәсендәге ихтыяҗларын канәгатьләндерү.

Бүгенге көндә биредә директор җитәкчелегендә иҗади профессиональ педагогик коллектив эшли. Укытучыларның 85 %ы – югары һөнәри белемгә, 22 %ы  – югары квалификациягә, 17 %ы  – 1 нче квалификация  категориясенә ия.

Мәктәптә зур профориентация эше алып барыла:

- һөнәри консультацияләр бирелә;

- «Сәйләннәр» бию ансамблендә сәхнә практикасы. Халык сәнгате иҗаты өлкәсендәге югары казанышлары, Россия халыкларының рухи бердәмлеген ныгыту һәм аларның мәдәниятен саклауга өлеш кертүе өчен коллективка 2001 елда «Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы» исеме бирелә;

- киләчәктә иң яхшы укучыларны Казан хореография училищесында укыту өчен биредә 2017 елдан «Өлкән сыйныф укучыларының һөнәри әзерлек мәктәбе» дип аталган эксперименталь мәйданчык үз эшен башлап җибәрде.

Балалар хореография мәктәбенең проектлары:

- хореография сәнгатендә балаларның иҗади сәләтен һәм талантлы балаларны ачыклау буенча «Талантны ачу» программасы түбәндәге конкурслар үткәрүне үз эченә ала:

*«Салават күпере» төрки халыкларының балалар һәм яшүсмерләр халыкара фестиваль-конкурсы,

*«Solo Dance Chelny» Бөтенроссия хореография сәнгате солистлары конкурсы.

- «Хореография сәнгатендә халык традицияләрен саклау һәм үстерү»,

- «Каршыга бер адым» - «Солнышко» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белән берлектә социаль юнәлешле программа;

- мәктәп укучылары арасында Туган тел көненә багышланган шигырь сөйләүчеләр конкурсы. 

Хореография сәнгатенә мәхәббәт, кичерешләр тудыру осталыгы, кешеләргә шатлык бүләк итү – мәктәп коллективының һәм «Сәйләннәр» бию ансамбленең иҗади максаты шулар.

Элемтәләр:

Сайты:https://edu.tatar.ru/n_chelny/org5869

Контакттагы төркемеhttps://vk.com/id442676683

Адресы: 423826 Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 87 (49/16) йорт

E-Mail: biserinki@mail.ru

Министрлыгы: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Кыскартылган исеме: «БХМ» МАӨББУ

Телефоннары: (8552)56-68-65, ф. 56-66-68, 56-90-42


Хезмәткәрләр:


Пятница, 3 мая 2024, 17:29